Алексеевск районы балалары куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар

2021 елның 24 августы, сишәмбе

23 август көнне Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Анисимова «Иминлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән уен үткәрде.

Балалар куркынычсызлык станцияләрендә биремнәр үтәгәндә мөстәкыйльлек күрсәттеләр, ребуслар чиштеләр, пантомимика буенча кеше һөнәрен билгеләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча балалар өйдә, урамда һәм мәктәптә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен, белемнәрен ныгыттылар, шулай ук бу күнекмәләрне тормышта аңлы рәвештә кулланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International