Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н.В. Бутаева Суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хезмәттәшлек кысаларында Бөгелмә муниципаль районының балигъ булмаган балалары булган гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне үткәрде.
Озак вакытлар алимент түләмәгән гаиләләрнең катнашуы муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты белән берлектә тәэмин ителде.
Кабул итү барышында алиментларны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынган ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.