Тәтеш районында МСТК утырышы узды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

6 сентябрь көнне Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар тарафыннан административ хокук бозулар кылу турында ике сигнал картаны карау кертелгән иде. Сигналлар «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша килеп иреште. Каралган сигнал карталар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган ике гаилә белән индивидуаль тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында төп этапта эш нәтиҗәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International