2021 елның 1 сентябреннән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: граждан җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү (6 номинация) һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартларын булдыру (6 номинация).
Конкурста катнашу өчен мәҗбүри шарт – коммерциячел булмаган оешмаларның 2021 елның 1 сентябренә салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмау. Калган таләпләр белән биредә танышырга мөмкин >>.
Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон формада грантытатарстана.рф адресы буенча 2021 елның 30 сентябренә кадәр бирелә. Һәр оешма бер проект белән бер генә гариза бирә ала. Проектны тормышка ашыру вакыты 12 айдан артмаска тиеш.