6 сентябрь көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм калдыкларны утильләштерү турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан экологик чара үткәрелде. Ул шулай ук «Көзге игелек атнасы» акциясенә багышланган иде.
Тәрбияче Ирина Храмутичева балаларга аңлаешлы формада чүп-чарны ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар видеоролик карадылар һәм кайбер калдыкларның эшкәртелергә мөмкин булуын белделәр. Балалар чүп-чарны аердылар һәм аны махсус пунктка илттеләр. Чара балаларга уйсыз чүпләргә ярамаганын аңларга ярдәм итте.