Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Кама Аланы психоневрологик интернатында булып кайтты. Учреждениедә Эльмира Зарипова социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә кулланыла торган технологияләр һәм социаль тернәкләндерү программалары белән танышты.
Психоневрологик интернатта яшәүчеләрнең физик үсешенә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеген оештыру кысаларында учреждениедә өстәл теннисы, футбол, төрле өстәл уеннары буенча түгәрәкләр эшли.
Ялларын социаль хезмәт алучылар декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнеп үткәрәләр. «Арт-терапия» технологиясе кысаларында алар сәйлән үрү, чигү, бәйләү, рәсем ясау белән шөгыльләнәләр, ташландык һәм табигый материал белән эшлиләр. «Pro-делки» түгәрәгендә интернат карамагындагылар пластилинография, оригами, әвәләп ясау белән бик теләп шөгыльләнәләр, интерьер курчаклары ясыйлар. Бүген социаль хезмәт алучылар иҗади эшләрен һәм күнекмәләрен министр Эльмира Зариповага да күрсәттеләр.
Учреждениедә уңышлы тормышка ашырыла торган тагын бер кызыклы юнәлеш – милиотерапия, яки әйләнә-тирә белән дәвалау. Терапия ярдәмендә яшәү һәм тернәкләнү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Моның өчен әңгәмәләр, кино һәм әкият терапиясе, виртуаль экскурсияләр, изотерапия һ. б. кулланыла.
Моннан тыш, Кама Аланы психоневрологик интернатында социаль хезмәт алучылар белән эшләү социаль-хезмәт һәм социомәдәни тернәкләндерү программаларын, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерү һәм сәламәтләндерүнең эш программасын, социаль-педагогик тернәкләндерү буенча индивидуаль эш программасын һ. б. үз эченә ала.
.jpg)