Иминлекне һәм террорчылыкка каршы якланганлыкны тәэмин итү максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә тематик чара үткәрелде.
Шулай итеп, белгечләр өлкәннәр белән әйләнә-тирәдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт, көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Аннары социаль хезмәт алучылар «Без экстремизмга каршы» дигән плакат ясадылар. Шулай ук чаралар циклы кысаларында тематик викторина үткәрелде. Анда ике команда катнашты.
Үткәрелгән чаралар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне аңлатырга, яшәүчеләр белән террорлык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатларга мөмкинлек бирде.