«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләргә кунакка спорт мәктәбе вәкилләре килде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар карате буенча тренер Геннадий Бубнов һәм «Кэмпо»көрәш мәктәбе тәрбияләнүчеләре белән очраштылар.

Чара башында тренер каратеның килеп чыгу тарихы турында җентекләп сөйләде һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырды. Аннары спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бер сугу техникасын күрсәттеләр. Социаль хезмәт алучылар бик теләп төрле күнегүләр башкардылар һәм техниканы өйрәнделәр. Тренерның күрсәтмә чыгышы чараның соңгы өлеше булды.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм тернәкләнүчеләрнең физик сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Очрашуда 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International