«Веста» үзәге белгече социаль участокта профилактик дәрес үткәрде

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Кичә, 6 сентябрь көнне, террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар катнашты.

Очрашу башында белгеч катнашучыларга дәреснең 16 ел элек Беслан мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлануын хәбәр итте. Белгеч сөйләвеннән катнашучылар шул фаҗига корбаннары булган балалар, аларның укытучылары, шулай ук аларны якларга һәм коткарырга омтылып һәлак булган кешеләр турында белделәр. Ролик карап, балалар үзләренең хис-тойгылары һәм фикерләре белән уртаклаштылар, шул куркыныч фаҗигадә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International