Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау тәртибе турындагы нигезләмә буенча, эш бирүчеләр ел саен 25 июньгә кадәр, ә яңа булдырылган эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре соравы буенча, хезмәткәрләр саны, оешмада эшләүче инвалидлар саны турында мәгълүмат бирергә тиеш.
«ПФ «Транстехсервис-2» ҖЧҖ Казан шәһәре Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә тиешле белешмәләрне җибәрмәгән, бу исә административ хокук бозу булып санала.
6 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы «ПФ «Транстехсервис-2» ҖЧҖен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм өч мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.
Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә тиешле мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.