«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге төркемдә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән дәресләр дәвам итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның аерым категориясе белән эшләүдә төрле эш формалары һәм методлары кулланырга тырышалар, чөнки алар табигатьтән иҗади кешеләр.
Пирография – декоратив-гамәли сәнгатьтә кулланыла торган техника. Агачта яндырып рәсем ясау балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Мондый дәресләр халык сәнгате чаралары белән рухи дөнья формалаштыруга ярдәм итә.
Эмиль З. көндезге төркем эшендә актив катнаша. Ул да бу техника белән мавыга һәм берничә дәрес дәвамында эшен башкара. Шулай итеп Эмиль күңеленең торышын, уй-хисләрен белдерә. Эшнең нәтиҗәсе пирография техникасындагы рәсем булды.