27 сентябрь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара өлкәннәр көненә һәм Тәрбиячеләр көненә багышланган чара оештырдылар.
Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар, чәчәкләр һәм үзләре ясаган бүләкләр алып, хезмәт ветераны Л. С. Кондакова янына бардылар. Әңгәмә барышында Лилия Семеновна үзенең купьеллык хезмәт эшчәнлеге турында хатирәләре белән уртаклашты, балаларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте, ә соңыннан балаларны тәмле пироглар белән сыйлады. Балалар, үз чиратында, өлкән яшьтәге әбигә шигырьләр сөйләделәр.