Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында «Инновация, социаль инклюзия һәм Казан шәһәрендә узачак 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен кертү» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Конкурсның максаты – социаль-инновацион юнәлештәге иң яхшы социаль технологияләрне (программаларны) тарату, инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итү, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә җәлеп итү, шул исәптән физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә этәрү, шул исәптән Махсус Олимпиада программалары буенча.
Учреждениеләр конкурста, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елның 19 апрелендәге 236-пр номерлы боерыгы нигезендә 2021 елның 12 ноябренә кадәр гариза биреп, катнаша алалар.
Конкурс 2021 елның 13 ноябреннән 30 ноябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Социаль тернәкләндерү яки абилитация технологияләрен нәтиҗәле кертү буенча иң яхшы оешма;
- Һөнәри тернәкләндерү яки абилитация буенча технологияләрне нәтиҗәле кертү буенча иң яхшы оешма;
- Казан шәһәрендә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен (программаларын) кертү, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүне, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән сәламәтләндерү чараларын уздыруны популярлаштыру буенча иң яхшы оешма;
- Эшендә Махсус Олимпиада технологияләрен / программаларын актив кулланучы иң яхшы белгеч.