Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә тренинглары үткәрүне дәвам итә

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Килешү юллары» программасы кысаларында «Аралашу һәм ышаныч сукмагы» дигән тренинг дәресе үткәрде. Ул бәя бирмичә аралашу, тыңлый белү күнекмәләрен булдыруга, ана белән бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес кысаларында «Күпер», «Мин сине аңлыйм» дигән коммуникатив уеннар, әкият терапиясе һәм рольле уен үткәрелде. Алар ана-бала парында җылы, позитив эмоциональ мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән иде.

Дәрес нәтиҗәләр турында фикер алышу белән тәмамланды. Әни кешенең сүзләренә караганда, чара аңа бала белән конфликтларсыз ничек аралашырга икәнен аңларга, гаиләдә кабул итү һәм аңлау атмосферасы булдырырга ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International