Буа интернат-йортында татар көйләре кичәсе узды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар музыкасы кичәсе узды. Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларның милли үзаңын формалаштыру, үз халкың мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, яшәүчеләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру.

Музыкаль кичәдә баян тавышлары яңгырады. Социаль хезмәт алучылар Равил Гайнетдинов, Дамир Вәлиев һәм Рифат Әмәтов җыелучыларны үз талантлары белән сөендерде. Чара барлык катнашучыларда да бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International