Буа районы социаль хезмәткәрләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укый

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәткәрләр белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы хезмәткәрләрне гомуми карау күнекмәләренә, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес куллануга өйрәтү.

Белгеч тыңлаучыларны ятып торучы авыруларны карауны оештыру, шәхси гигиена чараларын үткәрүдә авыручыларга ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, авыруларны күчерү ысуллары һәм тернәкләндерүнең техник чаралары яңалыклары белән таныштырды.

Алган белемнәрен һәм күнекмәләрне социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне караганда кулланачаклар, бу алар өчен тагын да тулырак һәм лаеклы тормыш шартлары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International