Халыкара өлкәннәр көнендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова җитәкчелегендә тыл хезмәтчәне Александра Федоровна Машинага бардылар. Балалар өлкән кешегә нык сәламәтлек теләделәр, бүләк һәм үз куллары белән ясалган открытка тапшырдылар.
Аннан приютта тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәненә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Балалар ишегалдында һәм йорт яны территориясендә чүп-чар һәм коры үлән җыйдылар. Александра Федоровна приют тәрбияләнүчеләренең ярдәмен рәхмәт сүзләре белән кабул итте.