Бу көннәрдә өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәмнәр оештырыла

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республикада өлкән буын өчен чаралар дәвам итә. Алар интернат-йортларда да уза.

Шулай итеп, 1 нче октябрь көнне Минзәлә интернат-йортында «Алтын яшьне данлыйбыз» дигән чара узды. Социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек һәм озын гомер теләп, учреждение директоры Айгөл Маштакова, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова мөрәҗәгать иттеләр. Интернат-йорт белгечләре өлкәннәрне концерт программасы белән сөендерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр җырладылар, викторинада һәм конкурсларда катнаштылар, шигырьләр укыдылар. Чара барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне онлайн-концентр белән 5 нче гимназия укучылары сөендерде. Программада җырлар, биюләр, шигырьләр, театральләштерелгән тамаша булды. Шулай ук укучылар өлкәннәргә үз куллары белән ясалган открыткалар җибәргән иде (төп фотода). Буаның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәргә дәресләрдә ясаган картиналар бүләк иттеләр. Өлкәннәр көне уңаеннан интернат-йортта шулай ук уеннар һәм конкурслар оештырылды.

1 октябрь көнне Тәтеш интернат-йортында район социаль яклау бүлеге мөдире Ольга Колсанова булып китте. Ул муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән социаль хезмәт алучыларга нык сәламәтлек, игелек һәм озын гомер теләде. Учреждениенең 49 кешесенә дә азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне балалар шатландырдылар. «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр хезмәт буенча инструкторлар җитәкчелегендә әби-бабайлар өчен открыткалар әзерләделәр.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовтан азык-төлек җыелмалары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International