Балтач районында юбилярларны котладылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

3 октябрьдә Балтач районында «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы ике әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Зинаида Степановна Медведева озак еллар мех фабрикасында мастер булып хезмәт куя, ә Роза Муллагали кызы Гыйльманова даруханәдә эшли. Хәзер аларны социаль хезмәткәрләр Светлана Петрова һәм Гөлия Рәхмәтуллина карый.

Туган көннәре уңаеннан юбилярларга Россия Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы исеменнән, авыл җирлеге, социаль яклау бүлегеннән һәм соңгы эш урыннарыннан рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International