Түбән Камадан инклюзив бию мәктәбе вәкилләре – халыкара ярышларда җиңүчеләр

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

I Халыкара балалар инклюзив иҗат уеннарына Россия Федерациясенең 59 субъектыннан һәм 5 илдән 1 149 катнашучыдан 610 гариза килгән. Иҗади ярышлар берничә номинация буенча узды.

Түбән Кама шәһәренең «Рубаха» инклюзив бию мәктәбе вәкилләре Арина Белоглазова һәм Егор Давыдов «Коляскаларда биюләр» номинациясендә икенче урынны яуладылар.

Видеомарафон һәм финал материаллары, шулай ук Уеннарда катнашучыларның барлык эшләре http://pifiagames.vordi.ru/ сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International