Халыкара өлкәннәр көне кысаларында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан өлкән буын кешеләре белән чаралар, акцияләр һәм очрашулар үткәрү планлаштырылган.
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Югары Ослан муниципаль районына бару оештырылды.
Волонтерлар-медиклар мәдәният волонтерлары һәм «Я — ДОБРОТВОРЕЦ» социаль һәм иҗади ярдәм күрсәтү үзәге» КБАО белән берлектә картлар йортына йөриләр, өлкәннәр белән аралашалар, сәламәтләндерү зарядкалары уздыралар, шулай ук бәйрәм концертлары белән сөендерәләр.
Студентлар хезмәт отрядлары традицион «Игелекле эшләр десанты» акциясен дәвам итәчәк, аның кысаларында республиканың ерак районнарында яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтелә.
«Яшь гвардия» әгъзалары ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм җыелмалары бүләк итәчәк, ә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге яшьләре фронтовикларга һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук ГХФ яшьләр активы да үз чараларын уздырачак.
Чаралар ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары белән берлектә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.