«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләрне бүләкләр белән сөендерәләр

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар һәм хезмәткәрләр концерт программасы һәм тематик көзге фотозона әзерләделәр. Учреждение директоры Елена Четырчинская социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде, аларга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Александр Денежкин исемендәге Балалар мәрхәмәтлек орденының Лаеш районы һәм Чистай районы Олы Талкыш авыл җирлеге волонтерлары «Юлдаш» интернат-йортында яшәүче якташларына азык-төлек җыелмалары һәм кулдан эшләнгән картиналар бүләк иттеләр. «Метелица» сәүдә йорты хәйриячеләре интернат-йортта яшәүчеләргә татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Азык-төлек җыелмаларын башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Елена Мезина да китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International