«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Ярдәм кулы» дигән акция уздырдылар. Әлеге чара балаларда өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту, мәрхәмәтлек, ярдәмгә килергә теләк тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Акция кысаларында волонтерлар тыл хезмәтчәне Зинаида Павловна Мартьяновага бардылар. Балалар йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр: коры үлән, чүп-чар җыештырдылар, ишегалдын һәм йорт янын себерделәр. Өлкән кеше аларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Эштән соң балалар бик теләп Зинаида Павловнаның авыр сугыш елларында тылдагы кешеләр тормышы турында хатирәләрен тыңладылар.
Мондый акцияләр буыннар бәйләнешен ныгыту мөмкинлеге бирә һәм үсеп килүче буын өчен дәһшәтле сугыш елларын кичергән кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт үрнәге булып тора.