ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

7 октябрь көнне «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.Х. Кашапова Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендәге социаль участокта консультация көне үткәрде.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус Олимпиада» дигән темага ата-аналар җыелышы узган.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.

5-7 октябрьдә балалар тернәкләндерү учреждениеләренең 15 хезмәткәре «Авыр һәм күптөрле үсеш җитезлекләре булган балаларны укыту: альтернатив һәм өстәмә коммуникация» дип аталган квалификация күтәрү программасы тыңлаучылары булды.

8 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гражданнарга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмалар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль һәм хезмәт интеграциясе өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләрне онлайн-презентацияләүдә катнаштылар. Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрде.

Татарстанның 19 муниципаль районыннан һәм Казан шәһәреннән 25 гаилә Татарстан гаиләләре фестивалендә катнаша. Гаиләләр үзләренең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре, танышу һәм мәхәббәт тарихы турында сөйлиләр.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар белән эшләү процессында төрле технологияләрне уңышлы куллана һәм алар ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын саклап калырга һәм озайтырга омтыла.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Менә еллар үтте, ә без картаймыйбыз» дигән чара булды. Чараны социаль педагог Зилә Мөдәрисова, 1 нче санлы Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе урынбасарлары  Анжелика Лихачева һәм Светлана Нуриева, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештырды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын көз» дип исемләнгән фотозона оештырылды. Социаль хезмәт алучылар бик теләп фотога төшүдә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International