Минзәлә районы өлкәннәре өчен спорт чарасы оештырылды

2021 елның 8 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырганнар.

Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Спорт очрашуында өлкән яшьтәге гражданнар һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Катнашучылар командаларга бүленеп, «Саф һавада уеннар», «Руль артында әби», «Иң югары», «Музыкаль паровозиклар», «Ябык күзләр белән» дигән кызыклы, мавыктыргыч ярышларда бик теләп катнаштылар.

Бәйрәм күңелле музыка астында флешмоб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International