7 октябрь көнне «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.Х. Кашапова Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендәге социаль участокта консультация көне үткәрде.
Бу көнне ярдәм сорап дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Белгеч гражданнарга төрле мәсьәләләр буенча квалификацияле ярдәм күрсәтте. Иң еш бирелә торган сораулар социаль контракт төзү шартларына һәм аны рәсмиләштерү мөмкинлекләренә кагылышлы иде. Шулай ук җирле үзидарә сәркәтибе белән берлектә авыл җирлегендә социаль хәлгә мониторинг үткәрелде.