Лениногорск районы өлкәннәре калфак тарихын белделәр

2021 елның 8 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Менә еллар үтте, ә без картаймыйбыз» дигән чара булды. Чараны социаль педагог Зилә Мөдәрисова, 1 нче санлы Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе урынбасарлары  Анжелика Лихачева һәм Светлана Нуриева, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы оештырды. Чараның максаты – уңай атмосфера тудыру, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт күрсәтү.

Чарада катнашучылар күргәзмә белән таныштылар, анда кулдан эшләнгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. Алар бик теләп милли хатын-кызлар баш киеме – калфак турында тыңладылар. Шулай ук катнашучылар үзләренең милли гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Чара кунаклары чәй табыны артында үзенең яшьлек серләре белән уртаклаштылар, начар кәефне ничек җиңәргә икәнлеге турында сөйләделәр, «Мәкальләрне дәвам ит», «Көзге сынамышлар» бәйгеләрендә катнаштылар.

Бәйрәм дустанә атмосферада үтте, катнашучыларга аралашу шатлыгы, күтәренке кәеф һәм оптимизм бүләк итте. Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International