8 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гражданнарга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмалар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль һәм хезмәт интеграциясе өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләрне онлайн-презентацияләүдә катнаштылар. Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрде.
Чара барышында «Эш бирүчеләрнең чыгымнарын субсидияләү аша инвалидларны эшкә урнаштыру өчен киртәләрсез мохит» дигән презентация (https://smarteka.com/practices/bezbar-ernaa-sreda-dla-trudoustrojstva-invalidov-cerez-subsidirovanie-zatrat-rabotodatelej) һәм «Мөстәкыйль яшәргә телим!» проекты (https://smarteka.com/practices/proekt-hocu-zit-samostoatel-no-obucenie-samostoatel-nomu-prozivaniu-invalidov-s-tazelymi-mnozestvennymi-naruseniami-razvitia-vospitannikov-doma-internata-dla-umstvenno-otstalyh-detej) каралды.
Практикалар Милли социаль инициатива кысаларында гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителгән һәм 2021 елның 15 сентябрендә «Социаль мохит» эксперт чарасында үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган.