Балалар тернәкләндерү учреждениеләре белгечләре һөнәри компетенцияләрен камилләштерәләр

2021 елның 8 октябре, җомга

5-7 октябрьдә балалар тернәкләндерү учреждениеләренең 15 хезмәткәре «Авыр һәм күптөрле үсеш җитезлекләре булган балаларны укыту: альтернатив һәм өстәмә коммуникация» дип аталган квалификация күтәрү программасы тыңлаучылары булды. Чара 2014-2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Курсның максаты – белгечләрдә балалар тернәкләндерү учреждениеләре шартларында үсешендә тайпылышлар булган балаларга карата альтернатив һәм өстәмә коммуникация чараларын (алга таба – АӨК) куллану күнекмәләрен формалаштыру.

Укытучылар сыйфатында уку процессына Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының өзлексез белем бирү буенча проректоры, п. ф. д., профессор Д. Г. Әхмәтова, шулай ук теоретик һәм инклюзив педагогика кафедрасы вәкилләре җәлеп ителде.

Дәрес барышында үсешендә тайпылышлары булган балалар белән коррекция эшендә аралашу чарасы буларак АӨК роле, урыны һәм функцияләре каралды. Тыңлаучылар шулай ук балаларның индивидуаль үзенчәлекләренә карап альтернатив һәм өстәмә коммуникация инструментларын сайлап алу һәм куллану принципларын өйрәнделәр, баланың коммуникатив үсеше планын төзү һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре шартларында балалар һәм яшүсмерләр өчен коммуникатив мохит булдыру күнекмәләрен алдылар.

Тернәкләндерү учреждениеләре белгечләре курсның практик кыйммәтен билгеләп үттеләр. Һәркем квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International