ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тарафыннан «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм: ана булудан баш тарту турында карарлар кабул итү, аңлы ата-аналар позициясе формалаштыру» дигән программа буенча төркемле дәрес уздырылган. Дәрестә 17 йөкле хатын-кыз катнашты.

2021 елның 14-16 октябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Мәгариф. Карьера» дигән махсуслаштырылган күргәзмә узачак. 


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 8 октябренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 6 776 гариза кабул ителгән, 2 806 кеше белем ала башлаган.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 28.06.21 ел, 219-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Р.Ш. Гарипова Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган «Төрле-төрле фәннәр кирәк» дигән танып-белү чарасы үткәрде. Анда 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турындагы карарга кул куйды.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Дисциплина һәм тәртип – безнең иң яхшы дусларыбыз» дигән әңгәмә-уен уздырганнар.

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ятып торучы 1 төркем инвалид Радик Муллагалиев теркәлгән.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкиятләр уку буенча дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International