2021 ел башыннан алып Лениногорск районында Карау мәктәбендә 89 кеше белем алган

2021 елның 8 октябре, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе – ул социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формасы, ул өй шартларында тәрбияләүче гражданнарга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Мәктәпнең төп бурычы – яшь яки инвалидлык буенча хезмәт күрсәтү кыен булган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнарын, социаль хезмәткәрләрне укыту. Дәресләрдә авыруны ничек дөрес итеп карау һәм үз хезмәтеңне җиңеләйтү, карау барышында сәламәтлекне какшатмау турында сөйләнелә һәм күрсәтелә.

2021 ел башыннан алып социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 138 дәрес үткәргән,аларның 75 – өйдә, 53 – үзәктә, 10 төркемле дәрес, барлыгы укуны 89 кеше узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International