«Астра» тернәкләндерү үзәгендә үсеш үзенчәлекләре булган балаларны спортка әзерләү махсус программалары турында фикер алыштылар

2021 елның 8 октябре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус Олимпиада» дигән темага ата-аналар җыелышы узган.

Җыелыш барышында физик культура белгечләре Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары турында сөйләделәр һәм катнашучылар арасында актуаль сораулар һәм булачак вебинарга тәкъдимнәр буенча сораштыру үткәрделәр.

Ата-аналарны кызыксындырган сораулар:

- «Яшь атлет» программасын өй шартларында һәм спорт мәйданчыгында гамәлгә ашыру буенча чит ил тәҗрибәләре;

- Татарстан шәһәрләрендә тренерлар составы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге;

- үсеш үзенчәлекләре булган балаларны махсус спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыручы Татарстанның спорт объектлары турында мәгълүмат.

Чара ахырында педагоглар балалар белән өйдә һәм урамда шөгыльләнү өчен күнегүләр комплексын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International