Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турындагы карарга кул куйды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы L-410 һәлакәтендә һәлак булганнарның якыннарына һәм зыян күрүчеләргә оператив рәвештә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне түләүне оештырачак.
Һәлак булганнарның гаиләләренә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Сәламәтлекләренә авыр һәм урта зыян килгән гражданнар 400 мең сум акча алачак. Сәламәтлекләренә җиңел зыян салынган гражданнарга 100 мең сум түлиячәкләр.
Республикада 11 октябрьдә Минзәлә районында һәлакәттә һәлак булучылар өчен матәм көне игълан ителде.
Министрлык авиакатастрофада һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклаша һәм зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен тели.