«Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе Казанда 14-16 октябрьдә узачак

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елның 14-16 октябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Мәгариф. Карьера» дигән махсуслаштырылган күргәзмә узачак. 

«Мәгариф. Карьера» – белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф технологияләре күргәзмәсе, Татарстан Республикасында Казан мәгариф учреждениеләре һәм Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары потенциалын күрсәтүче бердәнбер күргәзмә.

Күргәзмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән оештырыла.

Күргәзмә үзәгенең 3 нче павильонында 50дән артык оешма югары, урта уку йортлары, тел мәктәпләре, нәшрият йортлары, уку үзәкләре, чит илләрдән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгородтан белем алырга һәм укырга тәкъдим итүче компанияләр тәкъдим итәчәк.

3 нче павильонда махсус мәйданчыкта «Яшьләргә эш» дигән Work-тур проекты тәкъдим ителәчәк.

14 һәм 15 октябрьдә work-тур кысаларында шәһәрнең эш бирүчеләреннән вакансияләр маркеты, «Яшьләргә эш» порталын һәм студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдир итү, эш бирүчеләр һәм уңышлы эшмәкәрләр белән ачык дискуссия мәйданы, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узачак.

18 октябрьдән күргәзмә үзәгенең 2 нче павильонында «Россия – минем тарихым» тарихи паркы базасында 6-11 сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә билет» дигән башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проекты узачак.

«Киләчәккә билет» проекты – ул заманча һөнәрләр, киләчәк һөнәрләре һәм аларны үстерү трендлары белән танышу. Проектның бер өлеше – һөнәрләргә һәм һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган мультимедиа күргәзмәсе, ул интерактив уен формасында укучыларны хезмәт базары белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Күргәзмәгә керү ирекле. Өстәмә мәгълүматны www.expokazan.online/obrazovanie сайтында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International