Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Дисциплина һәм тәртип – безнең иң яхшы дусларыбыз» дигән әңгәмә-уен уздырганнар. Чараның максатлары: җәмгыятьтә законның ролен күрсәтү, балаларны хокукларның һәм бурычларның аерылгысызлыгын аңлауга китерү, хокук белеме өлкәсендә күзаллауларны гомумиләштерү.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксынуларын белдерделәр һәм чараның темасы буенча белемнәре белән уртаклаштылар. Соңыннан балаларга «Познавалов командасы» сериалының «Куркыныч су астына төшү» дигән фәнни-танып-белү мультфильмы күрсәтелде. Ул балада сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтен, алкогольгә тискәре карашны формалаштырырга тиеш.