Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ятып торучы 1 төркем инвалид Радик Муллагалиев теркәлгән. Ул Чутай авылында мич ягып җылытылган йортта яши. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова һәм социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова торак йортны газлаштыру буенча эш оештырдылар. «Инстаграм» социаль челтәре аша табылган иганәчеләр аноним булып калырга теләделәр, алар төзелеш материаллары сатып алуга һәм газ үткәрүгә киткән барлык чыгымнарны да түләделәр.
Иске Көшкәт авылында 2 төркем инвалид Маргарита Татарова яши. «Яңа тормыш» АҖ генераль директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов ярдәме белән торак йортта төтен юлларын алыштыру эше оештырылды.
Ялгыз инвалидлар эш нәтиҗәләреннән һәм аларга карата мөнәсәбәтләреннән канәгать калдылар, проблемаларын хәл итәргә булышкан һәркемгә зур рәхмәт белдерделәр.