ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын көз 2021» республика конкурсы призеры – «Карандашлар белән тартма» социаль-педагогик тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында дәресләр дәвам итә.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре хезмәткәрләрен хуплау өчен «Старость в радость» хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил интернат йортында «Һәр йортта, һәр өстәлдә көз» конкурсы уздырылды.

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 7 нче октябрьдә Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елына багышланган «Тарих белгечләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Заманча яшүсмер дөньясында Интернет» программасын тормышка ашыру кысаларында 12 нче октябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ольга Бывальцева «Коммуникатив күнекмәләрне үстерү. К. Янгның интернет-бәйлелек методикасы» дип аталган дәрес оештырды. Ул 3 нче урта белем бирү мәктәбе базасында узды, анда 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Г. А. Альбрехт ис. Инвалидларны тернәкләндерү федераль фәнни үзәге «Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм: актуаль торыш, проблемалар һәм перспективалар» дигән мәгълүмати семинарда катнашырга чакыралар. Ул онлайн режимsyда 14 һәм 21 октябрьдә узачак.

6-10 декабрьдә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәгендә «Россия сәламәтлек саклау атнасы – 2021» халыкара фәнни-гамәли форумы узачак.

11 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары хуш исле капчыклар тектеләр.

2021 елның 7 октябрендә Чүпрәле районында урнашкан «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче җиде бала Казанга сәфәр кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International