Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Р.Ш. Гарипова Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган «Төрле-төрле фәннәр кирәк» дигән танып-белү чарасы үткәрде. Анда 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Үзәктә тернәкләнү узучы балалар тәрбияченең хәзерге вакытта фәннәрнең күп булуы турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар, «Кешеләр әйләнә-тирә дөньяны ничек таныйлар, һәм фән нәрсә ул» дигән видеофильм карадылар, сорауларга актив җавап бирделәр. Балалар фән ярдәмендә төрле күренешләрне бик җиңел аңлатып була икәнлеген белделәр.