«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тарафыннан «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм: ана булудан баш тарту турында карарлар кабул итү, аңлы ата-аналар позициясе формалаштыру» дигән программа буенча төркемле дәрес уздырылган. Дәрестә 17 йөкле хатын-кыз катнашты.
Дәрес башында яшь әниләр ана компетенциясен формалаштыру өчен Шульц буенча аутотренингның психологик нәтиҗәләре турында белделәр, аны практикада кулланырга өйрәнделәр.
Дәреснең төп өлеше ана һәм бала өчен үсеп килүче мохит формалаштыруга юнәлтелгән иде. «Ана тәрбиясендә сабыйның сәләтен үстерү һәм пренаталь тәрбияләү» дигән әңгәмә барышында катнашучылар пренаталь тәрбия алымнары: музыкотерапия, әкият терапиясе, бала белән психорелаксацион бәйләнеш ысуллары белән таныштылар.
Дәрес яшь әниләрнең стресска каршы торучанлыгын арттырды.