Зәй балалары әтиләр өчен кул эшләнмәләре ясадылар

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру дәвам итә.

8 октябрь көнне үзәк белгечләре тарафыннан төркемле дәрес үткәрелде, аның максаты балаларның һәм ата-аналарның игътибарын гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә һәм бергәләп вакыт үткәрүгә җәлеп итү иде.

Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәчәкләр. Быел бәйрәм 17 октябрьгә туры килә. Бу бәйрәм алдыннан «Әтиләр өчен көзге пейзаж» дип исемләнгән дәрес оештырылды.

Үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләгәндә психологлар төрле ысуллар һәм техника куллана. Әлеге дәрес психологик коррекция ысулы буларак арт-терапия ысулы ярдәмендә узды, бу эмоциональ бәйләнешне билгеләргә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтернең психик процессларын, игътибарны, сөйләмне, моториканы үстерүгә ярдәм итә.

Бу дәрестә табигый материаллар, матур көзге яфраклар җәлеп ителде, картон һәм клей ярдәмендә балалар әти-әниләре белән бергә әтиләренә бүләкләр ясадылар. Эшләр бик матур килеп чыкты, алар интерьерның чын бизәге булып хезмәт итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International