«Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр өчен Казанга экскурсия оештырылды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елның 7 октябрендә Чүпрәле районында урнашкан «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче җиде бала Казанга сәфәр кылды. Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» күргәзмәсе белән таныштылар һәм «Хәзинәләр эзләгәндә» дигән квестта катнаштылар. Музейга бару милли үзаңны, патриотизм һәм ата-бабаларыбызның казанышлары өчен горурлык хисен үстерүгә ярдәм итте.

Көннең икенче яртысында балалар Г. Кәриев ис. яшь тамашачылар театрында булдылар. Театрда балалар «Бәхетле көн» спектаклен карадылар. Спектакльгә кадәр тәрбиячеләр балалар белән театрда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар театр атмосферасына чумдылар, театр сәнгатенә якынлаштылар.

Чарага билетлар Пушкин картасы буенча сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International