Җәлил интернат-йортында өстәл сервировкасы буенча конкурс оештырылды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Стационар социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре хезмәткәрләрен хуплау өчен «Старость в радость» хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил интернат йортында «Һәр йортта, һәр өстәлдә көз» конкурсы уздырылды.

Хезмәткәрләр интернат-йортның социаль хезмәт алучылары белән бергә ашханәне, бүлмәләрне имән, каен яфракларыннан эшләнмәләр, табигый материаллардан картиналар, балан һәм миләш ботакларыннан чәчәк бәйләмнәре белән бизәделәр.

Өстәлне сервировкалау сезонлы аш-сулар – каймак һәм яшеллек белән борщ, кабак боткасы, парда пешерелгән тавык котлыты белән, өстәмә финанслауны җәлеп итмичә оештырылды. Өстәл түрендә шулай ук бал белән пешерелгән алмалар да бар иде.

Конкурста учреждениенең төрле тармак хезмәткәрләре белән бергә яшәүчеләр катнашты. Карамактагылар команда эшеннән бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International