Мәскәүдә Россия сәламәтлек саклау атнасы узачак

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

6-10 декабрьдә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәгендә «Россия сәламәтлек саклау атнасы – 2021» халыкара фәнни-гамәли форумы узачак (https://www.zdravo-expo.ru/).

Чараны оештыручылар – РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Экспоцентр» АҖ. Форум Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы патронаты астында үткәрелә.

Форумны һәм аңа кергән халыкара күргәзмәләрне үткәрүнең төп максаты – «Сәламәтлек саклау», «Демография», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектларын, «Медицина хезмәтләре экспортын үстерү» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итү, шулай ук медицинада Фән һәм технологияләр елына йомгак ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International