11 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары хуш исле капчыклар тектеләр.
Чараның максаты үзәк карамактагыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларның кәефен күтәрү иде.
Хуш исле капчыклар – мамык яки җитеннән эшләнгән һәм махсус катнашма белән тутырылган кечкенә капчыклар яки мендәрләр Аның составына хуш исле үләннәр, киптерелгән җиләкләр, кабык, эфир майлары, тәмләткечләр, коры яфраклар, парфюмерия композицияләре һәм башка компонентлар керә ала.
Дәрес башында көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары тукыма сайладылар, аннан ике турыпочмак кистеләр, аннары өч яктан тектерделәр. Капчыкларны хуш исле үләннәр белән тутыргач, дүртенче яктан тегеп куйлыдар.
Чарада алты кеше катнашты.