«Веста» үзәге карамагындагы балалар Россия тарихы белән кызыксыналар

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова 7 нче октябрьдә Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елына багышланган «Тарих белгечләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес фән буларак тарих барлыкка килү турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар тарих, тарихи белем ярдәмендә үткәнебез үлми, ә бүгенгесе көндә яши, хәзерге заманга хезмәт итә, дип өйрәнделәр.

Аннан соң балалар «Тарих белгечләре» конкурсында катнаштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, тарихи вакыйгалар турында сөйләделәр, картада эшләделәр, танылган кешеләрне атадылар. Уен ахырында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» дигән викторина үткәрелде һәм конкурсларга йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International