Минзәлә районы мәктәп укучыларына интернет-бәйлелек куркынычлары турында сөйләделәр

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

«Заманча яшүсмер дөньясында Интернет» программасын тормышка ашыру кысаларында 12 нче октябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ольга Бывальцева «Коммуникатив күнекмәләрне үстерү. К. Янгның интернет-бәйлелек методикасы» дип аталган дәрес оештырды. Ул 3 нче урта белем бирү мәктәбе базасында узды, анда 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Дәрес башында балаларга интернет-бәйлелекне ачыклауга Кимберли Янг тестын узарга тәкъдим ителде. Аннары укучылар мәгълүматның нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Дәрес барышында балалар «Ассоциация» күнегүен үтәделәр, «Бозылган телефон» уенын уйнадылар. Уенның максаты –медиакиңлектә мәгълүматның үзгәрү процессын күрсәтү.

Моннан тыш, укучылар «Сократ турында притча» видеоролигын карадылар һәм фикер алыштылар. Балалар Интернет беркайчан да реаль дөньяны, дуслар һәм ата-аналарны алмаштыра алмый дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International