Буада «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча дәресләр үткәрелә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча өйдә дәресләр уздыралар. Чаралар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый торган кешеләр өчен билгеләнгән тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.

Чираттагы индивидуаль дәресләрдә белгечләр социаль хезмәтләр алучыларның туганнарын тернәкләндерүнең техник чаралары, аерым алганда, күчеп утырту өчен пута һәм утыргычка кую өчен борыла торган мендәр белән таныштырдылар. Алган белем һәм ТТЧ куллану бучена күнекмәләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм аларның өй шартларында яшәү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International