«Россия – социаль ил» программасында катнашучылар лекция материаллары белән таныша ала

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фонды «Россия – социаль ил» программасын гамәлгә ашыра башлады. Бу үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә нейропсихологик мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча комплекслы укыту онлайн-программасы.

Программада катнашучылар өчен барлык лекция материаллары 20 октябрьдән россиясоциальнаястрана.рф проектының рәсми сайтында урнаштырылган. Лекцияләр нейропсихология, коррекция педагогикасы, арт-терапия һәм башка профильле юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләр тарафыннан әзерләнгән.

Материаллар өч юнәлеш буенча бүленгән:

- Акыл һәм баш мие;

- Хәрәкәт һәм баш мие;

- Хисләр һәм баш мие.

Проектка нәтиҗәләр 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә ясалачак. Бу вакытка кадәр лекция материаллары белән танышырга була.

Конкурс кагыйдәләре турында соңрак игълан ителәчәк. Барлык актуаль мәгълүмат «Россия – социаль ил» проекты сайтында һәм «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фондының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International