Экологик тәрбия бирү кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы белән берлектә көзге паркка экскурсиягә бардылар.
Чараның төп максаты балаларның табигатьтәге көзге үзгәрешләр турында белемнәрен баету һәм системалаштыру, туган як табигатенә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү иде. Экскурсия алдыннан психолог балигъ булмаганнар белән юлда һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.
Парк буйлап йөргәндә балалар коелган яфракларны күзәттеләр, көз турында табышмаклар чиштеләр, матур көзге чәчәкләр җыйдылар һәм саф һава суладылар. Психолог фикеренчә, парк буйлап йөрүләр балаларга күңел күтәренкелеге бирә, уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итә.