19 октябрь көнне «Үсеш. Уңыш. Осталык» уку-укыту үзәге психологы Яшел Үзән районы Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты иҗади терапия төрләрен уңышлы куллана. Бию һәм музыка терапияләре аеруча популяр.
21 нче октябрь көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Ак чәчәк» хәйрия акциясенә кушылды.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 20 октябрьдә төркемле дәрес үткәрде. 12 нче социаль участокта 15 яшүсмер белән ВИЧ-инфекцияле кешеләргә толерант мөнәсәбәт турында сөйләштеләр. Коронавирус йогышы таралу куркынычы янау сәбәпле, дәрес кече төркемнәрдә үткәрелде.
20 октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга патриотик тәрбия бирү кысаларында «Татарстан флагы, гербы, гимны» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Чарада 15 хезмәт алучы катнашты.
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Тирә-юньдәге дөньям» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
21 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Ак кул таягы» айлыгы кысаларында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә чара узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
19 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде. Чарада «Авалон Продакшн» ҖЧҖ (оек-оекбаш эшләнмәләре җитештерү) һәм «Ледокол» спорт мәктәбе катнашты.
Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында бүген Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фәнгә беренче адымнар» дигән чара узды. Аны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.